Татарстаннан 5 җитештерүче халыкара азык-төлек күргәзмәсендә республика исеменнән чыгыш ясый

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

2023 елның 19 сентябрендә Мәскәүдә WorldFood Moscow халыкара көзге азык-төлек күргәзмәсе эшли башлады. Халыкара чарада «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасыннан биш җитештерүче  катнаша.

«WorldFood Moscow» —  профессиональ мәйданчык, анда азык-төлек җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр азык-төлек сәнәгате өлкәсендә сатып алучылар, дистрибьюторлар һәм экспортерлар белән очраша. 

Республика экспортерлары күмәк стендта Татарстан җитештергән продуктларны тәкъдим иттеләр: 

- ШЭ Л.Р.Гобәйдуллина (Чаллы) – консервланган яшелчә, җиләк-җимеш һәм чикләвекләр белән күмәртәләп сату; 

- «Агро-Рост Экспорт» ҖЧҖ (Казан) – кыр культуралары орлыкларын җитештерү һәм сату;  

- «Воронцовские традиции» ҖЧҖ (Казан) – сыр һәм сыр продуктлары җитештерү; 

- «Тасма»  ФҖБ» ҖЧҖ (Казан) – азык-төлек барьерлы пакетлар җитештерү;  

– «Эмиз» ҖЧҖ (Казан) – «Сәламәт туклану» өлкәсендә эчемлекләр җитештерү.  

Күргәзмә экспортка юнәлдерелгән бизнес бурычларын комплекслы хәл итәргә мөмкинлек бирә – яңа партнерлар һәм клиентлар эзләү, ил эчендә һәм аннан читтә сату географиясен үстерү, продукцияне җиткерү буенча килешүләр төзү. Күргәзмә форматы продукциянең сыйфатын татып карарга һәм бәяләргә мөмкинлек бирә», –  дип уртаклашты Айдар Сәлихов, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры. 

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге стенд төзүдә, күргәзмә мәйданнарын һәм җиһазларын арендалауда, күргәзмә үрнәкләрен китерүдә һәм экспортерларның презентация материалларын чит телгә тәрҗемә итүдә ярдәм итте, шулай ук теркәү җыемнарын түләде. 

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан предприятиеләренә актив ярдәм күрсәтү төбәктә экспорт эшчәнлеген үстерүне стимуллаштыра, товарлар һәм хезмәтләр җитештерүчеләргә тышкы икътисадый эшчәнлекне үзләштерергә һәм үз продукциясе белән дустанә илләр базарларына уңышлы чыгарга ярдәм итә.

Хезмәтләр өчен «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ярдәм чаралары турында өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International