Татарстанның Алабуга районында эшкуарлар өчен семинар уздырылды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Татарстанның Алабуга районы эшкуарлары бизнеска ярдәм чараларына багышланган семинарда катнаштылар. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча оештырылды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Альбина Гергерт һәм «Минем бизнес» үзәгенең төбәк вәкиле Наталья Федянина йөзендә, Алабуга районында «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшкуарлар җәмәгатьчелеге белән семинар үткәрде. Эшкуарлар очрашу кысаларында федераль һәм региональ дәрәҗәдә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында җентекләп ишетергә һәм барлык кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеген алдылар.

Район эшкуарларына күпчелек хезмәтләр бушлай күрсәтелә ала, дип сөйләделәр. Алар арасында чит ил сатып алучысын эзләүдә һәм сайлауда ярдәм итү, экспорт контрактын озата бару, халыкара электрон маркетплейсларда урнаштыру, халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру күрсәтелгән. Шулай ук бизнесменнар экспорт семинарларында, «Экспортеры 2.0» һәм «Экспортный форсаж» акселерация программаларында һәм экспорт тематикасы буенча онлайн-вебинарларда катнаша ала.

Шул ук вакытта ярдәм чараларының бер өлеше финанслау шартларында гамәлгә ашырыла: Экспортка ярдәм итү үзәге халыкара сертификацияләүгә, маркетинг тикшеренүләре үткәрүгә, продукцияне экспортка җиткерүгә чыгымнарның 80% кадәр финанслый. Ярдәм алу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк.

Шулай ук чарада электрон сәүдә үзәгенең мәгариф программалары бүлеге башлыгы Айдар Идрисов «Маркетплейсларда эшләү турында» темасы белән, шулай ук «Контейнер логистикасы үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры Анна Гурьянова «Контейнер белән ташу трендлары» темасы белән чыгыш ясады.

Эшкуарлар өчен ярдәм чаралары турында 8(843)222-90-60 (өстәмә 271,272,278, 279, 313) телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International