Казан дәүләт аграр университеты быел «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты максатларына туры китереп оештырылган «АгроНТРИ-2023» Бөтенроссия конкурсының финалын кабул итте.
Ставрополь һәм Пермь крае, Саратов, Самара, Волгоград һәм Киров өлкәләреннән, шулай ук Башкортостаннан һәм Татарстаннан 177 укучы финалга чыкты. Алар агросәнәгать комплексы өчен үзләренең цифрлы проектларын һәм чишелешләрен сигез номинациядә тәкъдим иттеләр: «Агрокоптерлар», «Агророботлар», «Агрокосмос», «Агрометео», «ДоброПчел», «АгроБио», «АгроВет» һәм «АгроРоверы».
Шулай ук финал вакытында Казан дәүләт аграр университетыннан «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр һәм төбәк укучылары экспозициясе узды. Яшь инноваторлар проект нәтиҗәләрен чараның хөрмәтле кунакларына тәкъдим иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда яшь инноваторларга ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Инноваторлар комплекслы ярдәм ала ала, шул исәптән бушлай финанс булмаган хезмәтләрне дә.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектының максаты – аның үсешенең барлык этапларында: старт идеясеннән башлап, аны киңәйтү һәм экспортка чыгаруга кадәр – бизнеска ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда башланып китте.