Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды.
Эшче төркем утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2024 елга Юллама кысаларында бирелгән икътисад ягыннан Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәләрен гамәлгә ашыру эшен оештыру мәсьәләләре каралды.
Шулай ук Республика маркетинг үзәге ресурсларында агымдагы елның 8 ае эшенә йомгак ясалды. Күрсәтелгән чорда РМҮ ресурсларында 3600 республика тәэминатчысы – КУЭ субъектлары 110,4 млрд.сум күләмендә керем алган.
Моннан тыш, эшче төркем утырышы кысаларында кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр санын арттыру буенча чаралар да каралды.