Татарстанның Эшкуар йортына Сенегал Республикасы делегациясе килде

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Сенегал Республикасы Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү эшен көчәйтергә ниятли. Эшкуар йортында Татарстан Икътисад министрлыгының Экспортка ярдәм итү үзәге йөзендә Сенегал Республикасыннан генераль секретарь Сен Уми И җитәкчелегендә «Centre culturel russe «Kalinka» оешмасы вәкилләре белән очрашуы узды. Мондый очрашуларны уздыру «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру максатларына ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Очрашуда мөмкин булган хезмәттәшлек юнәлешләре, яңа клиентлар һәм партнерлар эзләү өчен Сенегал Республикасында Татарстан Республикасы вәкилләренең бизнес-миссияләрен оештыру мәсьәләләре, «KazanForum 2024» чарасы кысаларында Сенегал Республикасы делегациясе вәкилләренең Татарстан эшкуарлары белән адреслы очрашуларын оештыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар, алга таба хезмәттәшлек итү өчен, Сенегал Республикасы базарларына чыгуда кызыксынучы Татарстан Республикасы компанияләренең продукциясе һәм хезмәтләре турында мәгълүмат алмаштылар.

«Бөтен дөнья буенча, шул исәптән Африкада да, халыкара элемтәләр урнаштыру мөһим. Безнең эшкуарларга экспортка чыгу өчен хезмәтләрнең зур спектры тәкъдим ителә: контрагент эзләү һәм сайлап алу, чит илләрдә күргәзмәләрдә катнашу һәм башка бик күп нәрсәләр», – дип уртаклашты Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Альбина Гергерт.

Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш башларга җыенган республика эшкуарларына ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге һәм  Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан башкарыла. Шулай ук экспорт эшчәнлеге өлкәсендәге күп кенә хезмәтләрне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында да алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International