Татарстан эшкуарларына социаль контракт алу һәм үз эшләрен ачу турында сөйләячәкләр

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Үз бизнесыңны ачу өчен дәүләттән бер тапкыр бирелә торган 350 мең сумга кадәр түләү алырга мөмкин. Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге 26 сентябрьдә социаль контракт алучылар өчен онлайн-укытуның унберенче агымын үткәрәчәк. 

Вебинар спикерлары эшкуарлык нигезләренә, шул исәптән акча җәлеп итү өчен бизнес-план төзүгә өйрәтәчәк. Белем бирү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә бушлай уза.

350 мең сумга кадәр социаль контракт Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән керемле аз керемле гражданнарга бирелә. Социаль контракт халыкны социаль яклау бүлеге белән үзмәшгуль яки шәхси эшкуар буларак эш башларга ниятләгән гражданин арасында төзелә. Контракт 12 ай эчендә гамәлгә ашырылырга тиеш.

Белем бирү программасында катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, «Социаль контракт төзергә ниятләүче гражданнар өчен укыту программасына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.

Уку 26 сентябрьдә башлана һәм өч атнага бер тапкыр түбәндәге график буенча узачак:

  1. 26-29 сентябрьдә;
  2. 17-20 октябрьдә;
  3. 7-10 ноябрьдә
  4. 28 ноябрь-1 декабрьдә;
  5. 19-22 декабрьдә.

Теркәлү һәм укыту программасында катнашу мәсьәләләре буенча «Минем бизнес» үзәгенә кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(843)524-90-90. 

Исегезгә төшерәбез, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектының максаты – аның үсешенең барлык этапларында: старт идеясеннән башлап, аны киңәйтү һәм экспортка чыгаруга кадәр бизнеска ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда башланып китте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International