Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Дәүләт Советында сенаторлар һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмәдә катнашты

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан Республикасыннан сайланган Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы сенаторлары катнашында киңәшмә узды. 

Киңәшмәдә республиканың социаль-икътисадый үсешен һәм 2024-2026 елларга республиканың берләштерелгән бюджетын фаразлауның төп параметрлары, шулай ук Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләре каралды.

2024-2026 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары турында доклад белән Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, фараз күрсәткечләрен үтәүнең мөһим факторлары булып инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм предприятиеләрнең өзлексез һәм нәтиҗәле эшен тәэмин итү тора.

Фикер алышу барышында Татарстан Республикасыннан сайланган Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы сенаторлары республика территориясендә ислам банкингын кертү мәсьәләләрен күтәрделәр. 1 сентябрьдән Россия Үзәк банкы илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, ислам банкингы буенча сынау проектын башлап җибәрде.

«Безнең төп бурыч – ислам финансларын тиңләштерү, сынау проекты кысаларында хәзер актив эш бара, аңа күп кенә депутатлар кушылды», – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.   

2024-2026 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенең фаразланган күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итү өчен, хакимиятнең барлык дәрәҗәләре, Россия Федерациясе депутатлары һәм сенаторларының, республика предприятиеләре һәм оешмаларының килешенгән һәм координацияләнгән эше, килеп туган проблемаларга аларның чишелешләрен эзләү һәм икътисадый үсеш резервларын ачыклау өчен оператив җавап бирү кирәк, дип йомгаклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International