10 сентябрьдә Владивостокта Көнчыгыш икътисадый форумы эшли башлады. Татарстан Республикасын бизнес-миссия кысаларында 3 компания тәкъдим итә.
Форум 7000нән артык катнашучыны җыйды, шул исәптән Татарстан Республикасы компанияләрен дә. Алар ТР Экспортка ярдәм итү үзәге оештырган бизнес-миссия кысаларында потенциаль партнерлар һәм инвесторлар өчен үз казанышларын һәм мөмкинлекләрен күрсәтәләр. Болар:
⎯ «Энергоразвитие» ИК ҖЧҖ – инжиниринг, проектлау, төзелеш;
⎯ «ЗЭТЗ» ҖЧҖ – электротехник җиһазлар җитештерү;
⎯ «Технопрактика» ҖП ҖЧҖ – электр транспорты өчен тиз заряд бирү станцияләре җитештерү.
ВЭФ үзен бизнесның барлыкка килүе һәм үсеше өчен мөһим халыкара мәйданчык буларак танытты. Форумда катнашучылар нәтиҗәле эшкуарлык буенча консультацияләр алалар, хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачалар һәм эшлекле партнерлар белән элемтәләр урнаштыралар.
Бизнес-миссия «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылган. Хезмәт потенциаль партнерларны билгеләүне, кирәкле презентация һәм реклама материалларын әзерләүне, эшлекле сөйләшүләр оештыруны һәм үткәрүне үз эченә ала.
Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш башларга җыенган яки планлаштырган Татарстан эшкуарларына ярдәмне «Минем бизнес» үзәге һәм Экспортка ярдәм итү үзәге башкара. Шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлекне үстерү өчен хезмәтләрне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында да алырга мөмкин.
ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгендә бизнес өчен чаралар һәм хезмәтләр турында консультация бар: +7 (843) 524-90-90.