Экспортка ярдәм итү үзәге һәм «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Казанда «Шәхси бренд файдасына 7:0» темасына Татарстан эшлекле хатын-кызларының VII форумы узды. Форум кысаларында «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Экспортка ярдәм итү үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Чарада бөтен илдән 400дән артык хатын-кыз катнашты. Экспертлар үзләренең белемнәре һәм нәтиҗәле бизнес һәм абруй булдыру серләре, шулай ук шәхси бренд төзү буенча гамәли күнекмәләре белән уртаклаштылар, уңышлы бизнес-тарихлар сөйләделәр.

Имзаланган килешү хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерүгә ярдәм итәчәк, шул исәптән чит ил базарларында Экспортка ярдәм итү үзәге ярдәмендә дә.

Исегезгә төшерәбез, хатын-кызлар эшкуарлыгына ярдәм «Минем бизнес» үзәге һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан башкарыла һәм финанс һәм финанс булмаган программалар комплексын үз эченә ала. Шулай ук экспорт эшчәнлеген тәэмин итү буенча хезмәтләрне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында алырга мөмкин.

Бизнесны үстерүнең башка мөмкинлекләре турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгендә белергә мөмкин: +7 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International