«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «ПЛКГРУП» ҖЧҖ нефть һәм газ чыгару предприятиеләре өчен җиһазлар җитештерү предприятиесе «Ярдәм - 2023» һәм «Кабатланмый торган андеррайтинг механизмы» программалары буенча заем акчаларын алган. Займ акчаларын җәлеп итүдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды ярдәм итте, ул 31,4 млн сум күләмендә поручительлек бирде.
Компаниянең барлыкка килү тарихы 2011 елдан башлана. Оешма кечкенә заказларны үтәү белән шөгыльләнә. Тора-бара яңа проектлар барлыкка килә һәм «ПЛКГРУП» компаниясе җитештерү өчен өстәмә корпуслар төзү турында карар кабул итә.
Ассортиментны арттырырга һәм «ПЛКГРУП» компаниясенең җитештерүен киңәйтергә заем акчалары ярдәм итә. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручитель булып тора һәм 31,4 млн.сум күләмендә поручительлек биргән, шуның ярдәмендә компания 64,5 млн. сумлык кредитны отышлы шартларда рәсмиләштерә алган.
Бүген компания газ-конденсат һәм нефть ятмаларын төзекләндерү объектларының, газ, газ конденсаты һәм нефть эшкәртү объектларының технологик җиһазларын проектлау, нефть-газ предприятиеләре өчен технологик җиһазлар һәм җайланмаларны эшләтеп җибәрү эшләрен әзерләү, тәэмин итү, монтажлау һәм үткәрү, шулай ук технологик җиһазлар төзү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнә торган предприятие булып тора.
Компаниянең үз җитештерү базасы бар, бу сыйфат стандартларына туры килергә мөмкинлек бирә. Татарстан компаниясе продукциясе бөтен Россия шәһәрләрендә тәкъдим ителгән. Моннан тыш, предприятиенең Үзбәкстанда һәм Казахстанда үз вәкиллекләре бар.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирергә, үз бизнесыңны гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерергә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны алырга була, шулай ук тел.: +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18.