Татарстан эшкуарларына тышкы икътисадый эшчәнлек үсеше турында сөйләячәкләр

2023 елның 8 сентябре, җомга

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Экспортка ярдәм итү үзәге 13 сентябрьдә экспорт эшчәнлегенә ярдәм итү инструментлары һәм үсеше турында бушлай вебинар үткәрәчәк.

Вебинар спикерлары тышкы икътисадый килешүләр төзүгә юнәлдерелгән эшкуарларга ярдәм чаралары турында сөйләячәк. Бу:

  • халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру;
  • чит ил контрагентын эзләү;
  • экспорт контрактына ярдәм итеп тору;
  • халыкара маркетплейсларда урнаштыру;
  • экспортерлар өчен укыту һ.б.

Вебинар онлайн-форматта 13 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә узачак. Чарага теркәлү 13 сентябрьгә кадәр МСП.РФ платформасы аша уза («Сервислар» - «Региональ ярдәм чаралары» - «Ярдәм алырга» - төбәкне һәм үз бизнесыгызны күрсәтергә - «Барысы өчен» - «Күрсәтергә» - «Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу»).

Чараны оештыру буенча элемтәгә керү өчен: Яна Овсянникова, +7 (843) 222-90-60 (өстәмә  272) яки +7 (987) 270-06-91.

Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш башларга җыенган республика эшкуарларына ярдәмне Экспортка ярдәм итү үзәге һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге гамәлгә ашыра. Экспорт эшчәнлеге өлкәсендәге күпчелек хезмәтләрне онлайн рәвештә «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында алырга мөмкин.

Бизнес өчен башка мөмкинлекләр турында ТР ЭЯФ «Минем бизнес» үзәгендә кайнар линия номеры буенча белергә мөмкин: +7 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International