ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге дәүләттән ярты миллион сумга кадәр грант алырга теләүчеләр өчен өч көнлек укыту үткәрәчәк.
Онлайн-программа 11-13 сентябрьдә узачак һәм 25 яшькә кадәрге социаль һәм яшь эшкуарларга грантлар бирү буенча конкурс сайлап алуына гаризаларны тутыру һәм кабул итү мәсьәләләрен тикшерүне үз эченә алачак.
Укыту чарасы, грант ярдәме кебек үк, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында укырга гариза бирергә кирәк, анда «Региональ ярдәм чаралары» бүлеген сайлап: «Минем бизнес» үзәге үткәргән уку чараларына язылу, курс: «11.09.-13.09.2023» өлешен сайларга кирәк.
Уку өчен гариза бирү һәм тутыру мәсьәләләре буенча эшкуарлар «Минем бизнес» үзәгенә +79673728029 яки 8(843)222-90-60 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала, өстәмә номерлар: 102, 124.
Исегезгә төшерәбез, грант алу өчен гаризалар Татарстанда 2023 елның 24 августыннан 22 сентябренә кадәр Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, «Минем бизнес» үзәге, 3 кат адресы буенча кабул ителә.
Гариза бирү өчен алдан «Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре» сайтында язылырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/mfc/poll.
КУЭ ярдәм итү мәсьәләләре буенча һәм Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге аша бушлай хезмәтләр алу өчен эшкуарлар үзәгенең кайнар линиягә +7(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.