Маркетплейсларда продукцияне пропагандалау буенча укыту марафонында мең ярымнан артык татарстанлы катнашкан

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Август ахырында «Минем бизнес» үзәгеннән Россиянең әйдәп баручы маркетплейсларында Татарстан эшкуарлары продукциясен алга этәрү буенча «Pro_markетплейс» сериясендәге дүрт бушлай укыту форум-марафонының беренчесе тәмамланды.

Чаралар онлайн-форматта «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылды.

Ике атна эчендә 526 татарстанлы Wildberries маркетплейсында сатуны арттыруның төрле коралларын, шул исәптән SEO-товар карточкаларын оптимальләштерүне, яңа сатып алучыларны җәлеп итү өчен реклама коралларын, сату статистикасын анализларга өйрәнде. Белемнәрен ныгыту өчен, экспертлар реаль мисаллар нигезендә товар карточкаларына анализ үткәрделәр һәм хаталарны тикшерделәр.

Укыту модульләрен узу һәм биремнәрне уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча марафонда катнашучылар электрон сертификат алдылар.

«PRO_Маркетплейс» сериясенең киләсе форум-марафоннары расписаниесе:

«PRO_Ozon» – 18 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр.

«PRO_Яндекс Маркет» – 16 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр.

«PRO_KazanExpress» – 13 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр.

Укуны Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән, теләге булган һәркем уза ала. Форум-марафонда катнашу өчен теркәү МСП.РФ цифрлы платформасында авторизация аша башкарыла.

Компьютердан гариза бирү: https://cli.co/RCjEERS

Смартфоннан гариза бирүhttps://cli.co/n0TTtmN

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International