Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре хезмәткәрләре Чаллы шәһәре эшкуарлык берләшмәсе белән очраштылар

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды, Экспортка ярдәм итү үзәге һәм Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды хезмәткәрләре Башкарма комитет вәкилләре белән берлектә Чаллы шәһәре эшкуарлык берләшмәсе белән очрашу үткәрделәр. Очрашу кысаларында эшкуарларга «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирелде.   

Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредит үзәге өлкән икътисадчысы Альбина Матросова эшкуарларга КУЭ субъектларына ташламалы кредит бирүнең гамәлдәге программалары, кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре буенча Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген бирү  шартлары, шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия Фондының Бердәм кредит бирү үзәгенең эше һәм анда күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле, башка спикерлар белән беррәттән, залда булган эшкуарларның сорауларына җавап бирде.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында ватан эшкуарларына ярдәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International