Эшкуарларны махсус салым режимнарын куллану турында вебинарга чакыралар

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Күпчелек компанияләр һәм шәхси эшкуарлар еш кына сораулар бирәләр: иң уңайлы салым режимын ничек сайларга, махсус салым режимын куллануның нинди нечкәлекләре бар? Бу – мөһим сораулар, чөнки салым салуның дөрес сайланган режимы салым йөкләмәсен фаразларга һәм исәп-хисапны дөрес оештырырга мөмкинлек бирә.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән вебинар махсус салым режимнарын куллану барышында барлыкка килгән нечкәлекләрне һәм мәсьәләләрне тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк. Бу вебинар 2023 елның 7 сентябрендә 10:00 сәгатьтә узачак. Спикер сыйфатында Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.

Вебинарда катнашу бушлай, эксперттан кыйммәтле белем һәм киңәшләр алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмас өчен, сылтама буенча алдан теркәлү мөһим: https://w.sbis.ru/webinar/4b8100f3-b72f-424c-bada-5bab22df88dc

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International