Бүген ТР икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин Түбән Кама муниципаль районында эш визиты белән булды. Визит барышында ул Белем көненә багышланган тантаналы линейкаларда катнашты, шулай ук ул капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан 21 һәм 7 нче мәктәпләрдә булды. Мәгариф учреждениеләре федераль һәм республика акчалары хисабына ремонтланган.
Татарстан Республикасы Рәисенең сәламләү сүзендә ул барысын да Белем көне белән котлады, укуда уңышлар, үз-үзеңә ышаныч, якты омтылышлар һәм һөнәри җиңүләр теләде.
Бүген Түбән Кама мәктәпләренә 34 560 бала китте, шуларның 3,9 меңе – беренче сыйныф укучылары.
Тантаналы линейкалар азагында Юлай Миңнуллин «Үз белемең белән уртаклаш» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында 36 нчы мәктәптә ачык дәрес үткәрде һәм мәктәп укучылары белән әңгәмә корды. Ул укуда уңышлар һәм куелган максатларга ирешүләрен теләде.