ТР икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин Россиянең «Белем» җәмгыятенең «Үз белемнәрең белән уртаклаш» марафоны кысаларында Түбән Каманың 36 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Анда ул Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде.
«Безнең республикада яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Ачык дәресләр – балалар белән тере диалог форматында белем һәм тәҗрибә уртаклашу, аларның сорауларына җавап бирү, аларга Татарстан икътисады, республиканың илебез үсешенә керткән өлеше һәм эшкуарлык нигезләре турында актуаль һәм аңлаешлы мәгълүмат бирү мөмкинлеге. Мондый темаларга яшүсмер чактан ук чумарга кирәк. «Үз белемнәрең белән уртаклаш» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе ярдәмендә миңа Татарстан икътисады турында белемнәр нигезенә кирпеч салу мөмкинлеге бирелүенә шатмын», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, төбәкләр икътисады үсешен билгеләүче төп күрсәткеч – тулаем төбәк продукты (ВРП). Татарстан – Россиянең икътисадый яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе. Төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча республика лидерлык позицияләрен биләп тора. Ул Түбән Кама районының республиканың сәнәгать секторын үстерүгә керткән зур өлешенә аерым игътибар бирде.
Ахырда министр урынбасары укучыларга яңа уку елында уңышлар теләде һәм аларның казанышлары киләчәктә Татарстан һәм гомумән Россия үсеше файдасына хезмәт итәр дип өмет белдерде.