Татарстан үзмәшгульләре «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Республика көнендә узган ярминкәдә катнашып, ярты миллион сум акча эшләделәр. Чарада 3,5 меңнән артык кеше кунак булды.
ТР Икътисад министрлыгы һәм "Минем бизнес" үзәгеннән ярминкә 2023 елның 29 һәм 30 августында узды. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча 32 үзмәшгульгә бирелгән бушлай сәүдә урыннарында ярминкә кунаклары татлы һөнәрчелек бүләкләре, шоколад, агач савыт-саба, гипстан бизәнү әйберләре, көндәлекләр һәм открыткалар, бизәнү әйберләре, кием-салым һәм татарстанлылар кулы белән ясалган башка күп нәрсәләр таптылар.
Исегезгә төшерик, Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы төбәк үзенчәлеген чагылдырган республика үзмәшгульләре продукциясен алга сөрү өчен ел саен масштаблы ярминкәләр үткәрә. Мондый формат үзмәшгульләргә үзләре һәм үз эшләре турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә.
Шулай ук һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге даими нигездә үз продукциясен маркетплейска чыгару буенча бушлай укыту программаларын да үткәрә.
Укыту форум-марафоннарында катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональя рдәм чаралары» бүлегендә бирергә мөмкин.
Ярминкәгә ничек гариза бирергә һәм үзмәшгульләргә ярдәм итүнең башка чаралары турында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин: +7 (843) 524-90-90.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында илебез осталарына һәм һөнәрчеләренә ярдәм Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге һәм Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.