2023 елның 28 августында Әлки муниципаль районында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге, Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм итү үзәге һәм Эшкуарларга ярдәм итү фонды вәкилләре катнашында эшкуарлык берләшмәсе белән очрашу узды.
Эшлекле очрашу барышында эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырырга ниятләүче экспортка юнәлдерелгән кече эшкуарлык субъектларына, үзмәшгуль гражданнарга һәм физик затларга ярдәм чаралары, дәүләт сатып алуларында һәм биржа мәйданчыгында катнашу мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгына актуаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредит үзәге өлкән икътисадчысы Альбина Матросова эшкуарларга кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы кредит бирүнең гамәлдәге программалары, кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре буенча Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген бирү шартлары, шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия Фондының Бердәм кредит бирү үзәгенең эше һәм анда күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде.
Башка спикерлар белән беррәттән, Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле залда булган эшкуарларның сорауларына җавап бирде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Министрлыкка караган «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.