Казанда студентлар стартапларының эшлекле очрашуы узачак

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

«Минем бизнес» үзәге, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә, 31 августта 14:00 сәгатьтә Инновацияләргә ярдәм итү фондыннан «Студентлар стартабы» конкурсының өченче чиратында җиңүчеләр өчен эшлекле очрашу үткәрәчәк.

Инновацияләргә ярдәм фонды «Студентлар стартабы» конкурсының 3 чиратына йомгак ясады – Татарстаннан 242 проект грант иясе булды. Технологик эшкуарлыкны үстерүгә экспертиза нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасына ИЯФ 242 млн сум җәлеп ителәчәк.

Конкурсның 3 чираты эчендә республикада 371 студент-миллионер барлыкка килде. Татарстан студентлары һәм аспирантлары конкурска 1477 гариза биргән. Бу үз фәнни-техник һәм фәнни-технологик тикшеренүләре нигезендә эшләнгән, коммерцияләштерү потенциалы булган проектлар.

Очрашуда яшь инноваторларга стартапларны үстерү, Инновацияләргә ярдәм итү фондына хисап әзерләү һәм тапшыру өчен бушлай хезмәтләр турында, шулай ук үз проектларына өстәмә финансларны ничек җәлеп итү турында сөйләячәкләр.

Чара көнендә түбәндәгеләрнең чыгышы көтелә:

  • стартаплар өчен белем бирү программалары темасына «Сколково»  фонды вәкилләре,
  • «Идея» инновацион технопаркы вәкилләренең – «Идея» технопаркында студентлар стартапларын теркәү мөмкинлеге турында,
  • IT-парк Бизнес-инкубаторы вәкилләренең – бизнес-инкубаторда студентлар стартапларын теркәү мөмкинлеге турында,
  • «Иннополис» МИЗ вәкилләре –  «Иннополис» МИЗ территориясендә студентлар стартапларын теркәү мөмкинлеге турында,
  • «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» КО вәкилләре – стартапларга ярдәм итү инструментлары турында.

Исегезгә төшерәбез, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге базасында 2022 елда Инновацияләргә ярдәм фондының төбәк вәкиллеге ачылды.

«Минем бизнес» үзәге «Студентлар стартабы» конкурсында җиңгән һәр конкрет проектны тормышка ашыру процессын Татарстан Республикасы предприятиеләре, югары уку йортлары, министрлыклары һәм ведомстволары белән алга таба технологик проектларны коммерцияләштерү өчен интеграцияли.

Шулай ук үзәк технология эшкуарлыгы экспертларыннан укыту һәм остазлык аша «Студентлар стартабы» программасының финалист студентларын технологик предприятиеләр өчен үстерә.

Очрашу Казан шәһәре, Петербург урамы, 28нче йорт адресы буенча Эшкуар йортында узачак, 3 нче кат, «Алафузов» залы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International