Татарстан экспортерлары товарны транспортлауга финанс ярдәме ала алачак

2023 елның 26 августы, шимбә

Яңа хезмәттән Россия Федерациясе территориясендә халыкара базарларга үз товарларын экспортлаучы Татарстан эшкуарлары файдалана ала. Экспортерлар продукцияне ташу бәясенең 80% кадәр ала алачак. Проектны «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге гамәлгә ашыра.

Үзәк продукцияне РФ чикләренә кадәр ташу чыгымнарын финанслый, әмма ул – бер предприятие өчен 500 мең сумнан артык түгел, диләр ТР Икътисад министрлыгында.

«Логистик чыгымнар – экспортлаучыларның чыгымнарының шактый зур өлеше. «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары безгә эшкуарларның чыгымнарының 80% кадәр өлешен капларга һәм продуктның ахыргы бәясенә һәм аның конкурентлык сыйфатларына йогынты ясый торган транспорт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова.

Ведомство мәгълүматлары буенча, финанс ярдәме транспортлауны оештыру, йөкләү-бушату эшләрен, бер транспорттан икенчесенә йөкләүне, сортлауны, консолидацияләүне, ныгытуны, маркировкалауны, товарларны паллетлауны һәм яңадан төяүне үз эченә ала.

Хезмәт республиканың кече һәм урта бизнес предприятиеләренә күрсәтелә, алар КУЭ реестрына кертелгән булырга тиеш. Эшкуарларга куела торган таләп – чит ил сатып алучысына продукцияне ташу бурычын күздә тоткан экспорт контракты булу.

Хезмәттән файдалану өчен гаризаны МСП.РФ порталында бирергә була («Сервислар» өстәлмәсенә күчү, «Төбәк ярдәм чаралары» бүлеген табу, «Татарстан Республикасы» фильтрын сайлау, аннан соң «Продукцияне финанслауда катнашу» хезмәтләре исемлегеннән сайлап алу).

Экспортерларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча консультацияне Экспортка ярдәм итү үзәге телефоннары буенча алырга була: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272 яки 279) яки +7 987 270-06-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International