Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында эшче төркем утырышында Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турындафикер алыштылар

2023 елның 25 августы, җомга

22 августта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

2023 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында төп доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина чыгыш ясады.

Илкүләм проектлар буенча торгызыла торган капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

2023 елда Татарстан Республикасы 50 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнаша, аларның чараларын гамәлгә ашыруга 43,9 млрд сум акча юнәлтелгән.

 Акчалар социаль әһәмиятле объектларны төзүгә һәм ремонтлауга, җиһазлар сатып алуга һәм республика учреждениеләре һәм оешмаларының матди-техник базасын яхшыртуга, ярдәм чаралары күрсәтүгә һәм социаль түләүләргә, гражданнарны укытуга юнәлтелә.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле проблемалы мәсьәләләрне төзәтү, мониторинглау һәм формалаштыру буенча эшчәнлек Россия Президенты В.В.Путин тарафыннан иҗтимагый палаталарга йөкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International