Гүзәл Насыйбуллина «Җирле советлар вакыты» телевизион тапшыруын төшерүдә катнашты, анда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында республикада нинди социаль әһәмиятле объектлар төзелүе һәм ремонтлануы, шулай ук республика халкына нинди ярдәм чаралары күрсәтелүе турында сөйләде.
«Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында социаль-икътисадый үсешнең илкүләм проектларын һәм республика программаларын гамәлгә ашыру» темасына «Җирле советлар вакыты» телетапшыруын яздыру Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина һәм Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашында «Татарстан» ДТРК студиясендә узды.
«Җирле советлар вакыты» тапшыруын бу шимбәдә «Россия-24» телеканалында 21:10 сәгатьтә карарга мөмкин.