Россия төбәкләрендә 25 яшькә кадәрге эшкуарларга грантлар бирү дәвам итә. Хәзерге вакытта гран бирү буенча Татарстан Республикасы, Мәскәү, Ленинград, Түбән Новгород өлкәләре һәм Башкортостан Республикасы алдынгылар булып тора.
«Грант программасы үз бизнесын мөстәкыйль эшләтеп җибәрү авыр булган кешеләргә – предприятиеләре иң зур социаль нәтиҗә бирәчәк социаль һәм яшь эшкуарлар өчен эшкуарлыкка ишек ача. Быел Россия Икътисади үсеш министрлыгы аларга 1 млрд сумга 2 500 грант биргән инде, шуның 1000 нән артыгы – 25 яшькә кадәрге яшьләр грантлары. Чагыштыру өчен: узган ел 1 млрд сумнан кимрәк 2 298 грант бирелгән иде», – дип хәбәр итте РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.
Ул билгеләп үткәнчә, 1 ноябрьгә 7 000 нән артык яшь һәм социаль эшкуарга төрле чаралар белән ярдәм ителгән. Татарстанда бәйге комиссиясе каравына барлыгы 129 бизнес проекты керде. Проектларны бәяләү нәтиҗәләре буенча, Татарстанның яшь һәм социаль эшкуарлары 47 млн сум грант ярдәме алачак.
Грантның максималь күләме 500 мең сум тәшкил итә. Әлеге акчаларны яшь эшкуарлар җиһазлар, оргтехника, программа тәэминаты, чимал сатып алуга, аренда, франшиза буенча беренче кертем, ММЧда проектны танытуга сарыф итә алалар.
Шулай ук ел дәвамында төбәкнең Икътисад министрлыгы, тәҗрибәле остазлар һәм белгечләрне җәлеп итеп, социаль һәм яшьләр эшкуарлыгын үстерү мәсьәләләре буенча укулар үткәрде. Укыту программаларың нәтиҗәсе республиканың социаль юнәлешле бизнесын социаль предприятиеләр исемлегенә кертү һәм 60 тан артык яңа КУЭ субъектын теркәү булды.
Яшь эшкуарларга грант ярдәме беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкләгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.