Инвеспроектларга капитал салуларны яклау Инвесторлар клубы утырышы темаларының берсе булды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Бүген Бәшир Рамиев исемендәге IT-паркта Инвесторлар клубы утырышы узды.  Чараны оештыручыларның берсе Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин булды. Ул чарада катнашучыларга Татарстанда инвестпроектларга капитал салуны якларга мөмкинлек бирүче закон инициативаларын кабул итү турында сөйләде.

Сүз 6 елдан 20 елга кадәр җайга салу мохитен тотрыклыландыру юлы белән капитал салуларны яклауны тәэмин итә торган, илдә беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан законнар дәрәҗәсендә расланган чаралар комплексы турында барды,

СЗПК турындагы Закон инвесторлар өчен проектларны гамәлгә ашыруның фаразланган шартларын булдырырга һәм, проектка һәм өлкәләргә каралган капитал салулар күләменә карап, 6, 10.15 яки 20 елга «тотрыклылык килешүе» аша көтелгән нәтиҗәне алырга мөмкинлек бирәчәк.

Масштаблы озак вакытлы проектлар дәвамында инвесторлар өчен чыгару таможня пошлиналары ставкалары өлешендә һәм урман, җир, су ресурсларыннан файдаланган өчен, экологик һәм утильләштерү җыемнарын түләү өлешендә, шулай ук дәүләт ярдәме чаралары бирү буенча эш шартлары үзгәрешсез кала, – дип сөйләде Юлай Миңнуллин.

Моннан тыш, СЗПК механизмы республика территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда инвесторның түләнгән салымнар күләмендәге инфраструктурага чыгымнарын каплау аша инфраструктура чикләүләрен бетерергә мөмкинлек бирәчәк.

«СЗПК төзүнең бөтен процедурасы, аның үтәлешен мониторинглау, ярдәм чаралары бирү «Капитал салу» буенча махсуслаштырылган дәүләт мәгълүмат системасы аша башкарылачак.  Ул Капитал салуны саклау һәм кызыксындыру турында килешүне электрон формада төзергә мөмкинлек бирә. Система базасында Капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру проектлары реестры, аларны тормышка ашыру мониторингы, чыгымнарны каплау һәм салым ташламалары бирү алып барыла», – дип билгеләп үтте төбәк икътисад министры урынбасары.

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина утырышта катнашучыларга Татарстан инвесторлары клубының, тышкы шартларга һәм кыенлыкларга карамастан, диалог өчен иң тотрыклы мәйданчык булуын искәртте.

«Бу киңәшмәнең башкалардан аермасы булып, сорау-җавап дискуссия форматы тора, аның барышында без инвесторларыбызга икътисад өчен киеренке вакытта ничек ярдәм итә алуыбызны тулырак беләчәкбез», — диде үз чыгышында Агентлык башлыгы.

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашучыларга бизнеска ярдәм итүнең яңа чаралары турында сөйләде, шулай ук катнашучыларны даими рәвештә республиканың эре предприятиеләре базасында уза торган тәэминатчы көненә чакырды.

Бизнес-омбудсмен Фәрит Габделганиев бизнес өчен маркетплейлар ача торган мөмкинлекләрне, электрон сәүдә мәйданчыклары белән хезмәттәшлек шартлары, шулай ук цифрлы сату базарларын үзләштерү өчен төбәктә гамәлдәге ярдәм коралларын тәкъдир итте.

Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер импортны алыштыручы илебездә җитештерелә торган продукция турында мәгълүмат җыю инструменты –«Импортны алмаштыру үзәге» турында сөйләде

Чараның ахыргы өлеше спикерлар һәм клуб катнашучылары диалогына багышланган иде, анда йөк логистикасын тормышка ашыру, сату, бәяләр билгеләү, яңа инвестиция урыннары һәм сату базарларын эзләү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International