Татарстанда логистик парклардагы җитештерү биналары турында бизнес-очрашу узачак

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

«Минем бизнес» үзәге республика эшкуарларын «Минем бизнес кесәдә» проекты кысаларында «Логистик парклардагы заманча җитештерү биналары (Light indusrtial)» бизнес-очрашуына чакыра.

Чара Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне үстерү темасына бизнес-очрашулар сериясенең бер өлеше булачак.

Чакырылган спикерларның маркетплейсларда зур сатулар тәҗрибәсе бар. Бу очрашуның спикеры Sudakov Group компаниясенең коммерция директоры Алексей Синягин булачак.

Компания 2019 елдан Татарстанда электрон коммерция инфраструктурасын үстерә. Аерым алганда компания төбәктә электрон сәүдәне үстерү концепциясен эшләгән һәм Wildberries, Ozon һәм Яндекс.Маркетта бүлү үзәкләрен эшләтеп җибәрүдә катнашты.

Спикер логистик парклар һәм Wildberries, Ozon һәм Яндекс.Маркетның  якорь арендаторлары ничек эшләве турында сөйләячәк. Шулай ук интернет-сату аша үз бизнесыңны үстерүнең яңа мөмкинлекләре турында да. 

Чара 27 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә Ак Барс Банк лекториясендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан, Уң як Болак ур., 51 й. 

Катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, КУЭ субъектларына, үзмәшгульләргә, физик затларга һәм шәхси эшкуарларга дәүләт ярдәме Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International