2024 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән инженерлык, энергетика һәм юл инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм (яисә) реконструкцияләү максатларында сәнәгать паркларын сайлап алу буенча конкурс старт ала.
Гаризалар кабул итү 2024 елның 3 декабреннән 25 декабренә кадәр гамәлгә ашырылачак, әлеге адрес буенча: Казан шәһәре, Н.Ершов ур., 29А йорт, 506 нчы офис («Иннокам» ҮКР» АКО).
Гаризалар кабул итү буенча элемтә өчен: Мордаханова Эльвира Расыйх кызы, +7 962-571-88-25.
Сайлап алу турында тулырак мәгълүмат сылтама аша.