19,8 млн сумлык ташламалы гарантияле ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә күрсәтелгән.
Үз залоглары булмау каршылык була алмаган: эшкуар отышлы шартларда 99 млн.сум күләмендә кредит алып, үз бизнесын алга таба үстерүгә һәм эстетик медицина клиникасы өчен яңа бина сатып алуга акча юнәлтә алган.
Эшкуарга йөкләмә бирү рәвешендә гарантияле ярдәм төбәк Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан күрсәтелде.
Яңа клиника пациентларның эстетик сәламәтлеген тәэмин итү өчен барлык кирәкле техника белән җиһазландырылган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма залог белән җитәрлек тәэмин ителешкә ия булмаган эшкуарларга заем финансларын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирү рәвешендә гарантияле ярдәм күрсәтә.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 70 млн сум, ә поручительлекнең максималь күләме йөкләмә суммасының 70% тәшкил итә. Бу чакта комиссия түләве еллык 0,1-1% тәшкил итә.
Татарстан эшкуарлары ТР Гарантия фонды сайтында гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак белә ала, телефоннар: +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча Фондның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.