Татарстанда хатын-кызлар өчен бушлай бизнес-курс башлана

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Май ахырында Татарстанның 3 шәһәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республикада яшәүче хатын-кызлар өчен бушлай белем бирү программасын башлап җибәрә, анда һәр теләгән кеше үз идеясен тормышка ашыра һәм тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә нибары 7 атна эчендә үз бизнесын башлый алачак.

7 атна дәвамында катнашучылар онлайн һәм офлайн-форматта 9 дәрес узачак. Укуларны республиканың алдынгы эксперт-практиклары һәм эшкуарлары үткәрәчәк, ә остазлар сыйфатында тәҗрибәле бизнес хуҗалары чыгыш ясаячак.

Программа кысаларында катнашучылар бизнес башлап җибәрү буенча адымлы план эшләячәкләр, юридик аспектларны һәм финанс грамоталылыгы нигезләрен өйрәнәчәкләр, нәтиҗәле сатуларга, икътисади бизнес-модельгә, персонал белән эшләү системасына өйрәнәчәкләр.

Белем бирү дәресләреннән тыш, катнашучылар өчен тегү фабрикасына бизнес-экскурсия үткәрәчәкләр, анда булачак эшкуарлар хатын-кызлар өчен иң кызыклы бизнес-юнәлешләрнең берсе –үз кием брендын булдыру үзенчәлекләрен практикада өйрәнә алачак. Программада шулай ук ачык диалог форматында эшлекле иртәнге ашлар да каралган.

Укулар тәмамланганнан соң, чыгарылыш хатын-кызлары эшкуарлык нигезләре буенча программа узу турында дәүләт үрнәгендәге дипломнар һәм эксперт комиссиясе каршында йомгаклау чарасында иң яхшы проектларны яклап чыгыш ясау мөмкинлеге алачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел Татарстанда яшәүче хатын-кызларның әлеге программага зур ихтыяҗы булуын күрсәтте – 2021 елда программада катнашу өчен 600 гариза килгән, шуларның 150 се укуны уңышлы тәмамлаган, 20 се яңа бизнес-проектлар булдырган. Проект финалистларының берсе Эльвина Фонакова шикәрсез, сөт продуктлары һәм глютенсыз «Premium» шоколады җитештерүгә нигез салды һәм үз керемен 3 000 сумнан 170 000 сумга кадәр арттырды. 

Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Программаның башлану вакыты: Казанда – 21 майда, Әлмәттә – 22 майда, Яр Чаллыда – 29 майда. Гаризаны http://bizwoman16.ru сылтамасы буенча калдырырга мөмкин.

Программаның кураторы: +7-937-775-53-43, Муратова Камилә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International