Татарстан бизнесы коллектив стенд составында төп бөтенрәсәй күргәзмә чаралары сериясендә катнаша ала. Дәүләт ярдәме катнашучыларның финанс чыгымнарының 90% ын каплаячак.
Республика бизнесына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аңа буйсынган “ТР Эшмәкәрлекне яклау фонды” МКК НО “Минем Бизнес” үзәге ярдәм итә.
Чаралар 2026 елның икенче яртыеллыгында үткәреләчәк, күргәзмәләрдә катнашучыларның реаль чыгымнары гомуми бәядән 10% тан да артмаячак, аңа теркәлү кертеме һәм мәйданны арендалау гына керә.
Дәүләт ярдәме логистика, стенд җыю һәм координация чыгымнарын каплаячак.
Республика эшмәкәрләре түбәндәге чараларда катнаша алачак:
- Kazan Oil, Gas & Chemistry (26-28 август, Казан)
- Textile Salon (2-4 сентябрь, Мәскәү)
- CJF-балалар модасы 2026. Көз (16-18 сентябрь, Мәскәү)
- Интерткань 2026. Көз (29 сентябрь-1 октябрь, Мәскәү)
- InterCHARM (14-17 октябрь, Мәскәү)
- ПИР Экспо (26-29 октябрь, Мәскәү)
- Реклама 2026 (27-29 октябрь, Мәскәү)
- Kazan Digital Week (29-31 октябрь, Казан)
Сайлап алуда катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк.
Урыннар саны чикләнгән.
2025 елда күргәзмәләрдә финанслашу һәм башка чараларда катнашкан эшмәкәрләрнең һәм үзмәшгульләрнең гомуми саны 200 гә якын кече һәм урта бизнес субъектын тәшкил итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда шулай ук экспортка юнәлтелгән компанияләргә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Экспортка ярдәм итү Төбәк Үзәге (ТР ЦПЭ) комплекслы ярдәм күрсәтә.
Бу чаралар арасында - чит ил сатып алучысын эзләү һәм сайлау, шәхси маркетинг тикшеренүләре, шәхси патент тикшеренүләре, Рәсәйдә һәм чит илдә күргәзмә чараларында катнашу һәм башка бик күп нәрсәләр.
2025 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт ярдәменең күрсәтелгән чараларыннан Татарстанның экспортка юнәлтелгән 2000гә якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты файдаланды. Шулай ук 76 эшмәкәр экспорт контрактлары төзегән, илләр географиясе 72 илне тәшкил иткән.
Республика бизнесына ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт-үзәк номеры 8 (843) 524-90-90 буенча белергә мөмкин.