Мәшгульләр санын исәпкә алып, икътисади үсешне тәэмин итүнең мөһим факторы булып, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү тора, анда республика икътисадында мәшгуль кешеләрнең 40 % тан артыгы хезмәт куя. 2021 елда КУЭ да мәшгульләр саны, үзмәшгульлекне исәпкә алып, 787 мең кеше тәшкил иткән, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14,5 % ка күбрәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «2021 ел нәтиҗәләре. 2022 елга бурычлар. Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү факторлары» темасына коллегия утырышында хәбәр итте.
Бу күрсәткечкә ирешүдә шул исәптән республика ярдәм чаралары комплексын гамәлгә ашыру да булышлык итте. 2021 елда республика эшкуарларына һәм үзмәшгульләренә, министрлыкка караган структураларның (Татарстан Республикасы Эшкуарлыка ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды) капиталлаштыруын исәпкә алып, 3,55 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелде. 2022 елда бизнеска ярдәм итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 4,53 млрд. сум күләмендә финанслау каралган. Бу суммага финанс һәм финанс булмаган программаларны һәм ярдәм инструментларын гамәлгә ашыру салынган.