Татарстан үзмәшгульләре 40 млрд.сумнан артык акча эшләгән

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

2021 ел ахырына Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр саны, шул исәптән шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр саны 780 меңнән артып киткән. Шул ук вакытта, үзмәшгульләр саны 169 мең кешегә җиткән. «Һөнәри керемгә салым» түләүчеләр саны арту белән бергә, аларның тулай суммар керем дәрәҗәдәсенең дә артуы теркәлгән – махсус салым режимы гамәлдә булган вакытта Татарстанның үзмәшгульләре 40,6 млрд.сум акча эшләгән.  

Шуның белән бергә, әлеге категория эшкуарларының 3 ел эшләү дәверендә актив үсүенә бәйле рәвештә, үзмәшгульләрне ташламалы финанслау һәм бизнес алып бару өчен кирәкле башка ярдәм чаралары белән тәэмин итү мәсьәләсе КУЭ илкүләм проекты өстенлекләренең берсе булып тора.

Бу максаттан ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан «Үзмәшгульләр» микрозаймы эшләтеп җибәрелде. Программа таләпләрен канәгатьләндерүче гражданнар өчен, елына 6% ставка белән табышка «Һөнәри керемгә салым» буенча салым алына торган эшчәнлекне алып баруга кирәкле барлык чыгымнарга 3 айдан 24 айга кадәр 500 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Гарантия фонды микрозайм суммасының 50%ына кадәр поручительлек бирә. 2021 елда мондый ярдәмнән 85 үзмәшгуль кеше файдаланган, барлыгы 13 миллион сумнан артык акча файдаланган.

Узган ел Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы бюджетыннан үзмәшгуль гражданнарны субсидияләү программасы эшләнде, аның нәтиҗәсендә эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен 305 физик зат 50,0 млн сум күләмендә түләүсез субсидияләр алган.

Моннан тыш, Татарстандагы үзмәшгульләре «Минем бизнес» үзәге һәм «Сыналган бизнес» интернет-ресурсы белгечләреннән мәгълүмати-консультацион ярдәм алырга мөмкин. Кушымтадан файдалану һәм алыш-биреш буенча чек бирү, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән килешү төзү механизмнарына бәйле барлык мәсьәләләрдә консультация алырга мөмкин.

Үзмәшгульләр өчен әлеге чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Бу елда «Һөнәри керемгә салым» түләүчеләр өчен ташламалы финанс чараларыннан файдалану мөмкинлеге сакланачак, укыту программалары саны арттырылачак, маркетинг хезмәте күрсәтеләчәк һәм үзмәшгульләрнең продуктларын республика маркетплейсларына чыгаруда ярдәм күрсәтеләчәк. Ярдәм чараларын гамәлгә ашыру легаль эшкуарлык мохитенә тагын да күбрәк гражданнарны җәлеп итү өчен уңай шартлар тудырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International