ТР Дәүләт заказы агентлыгы җитәкчесе Яков Геллер «Ел җитәкчесе - 2021» республика иҗтимагый конкурсы лауреаты булды

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

28 декабрьдә «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе - 2021» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Бу ел йомгаклары буенча үз коллективлары белән бергә үсешнең югары күрсәткечләрен тәэмин иткән иң яхшы җитәкчеләр рәтенә «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер керде.

Яков Вениаминовичка бүләкне «Предприятиенең цифрлы трансформациясе өчен» номинациясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Әлеге номинация кысаларында дәүләт һәм муниципаль сатып алу системасын цифрлаштыру өлкәсендә Агентлыкның зур тәҗрибәсе билгеләп үтелде, шулай ук «Республика маркетинг үзәге» цифрлы платформасын булдыру һәм гамәлгә кертү турында да әйтелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән Агентлык арасында республикада конкуренцияне үстерү өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек алып барыла.

Яков Вениаминовичны лаеклы җиңүе белән тәбрик итәбез һәм аңа алга таба ңа гамәлгә ашырыла торган проектларда уңышлар телибез!

Белешмә өчен: Яков Вениаминович Геллер – «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры.

2009 елдан «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан сайлап алынган сигез федераль электрон сәүдә мәйданчыгының берсе - ZakazRF ЭСП - дәүләткә сатып алу эшчәнлеген гамәлгә ашыру функциясен үти. Бу – дәүләтнеке булган бердәнбер региональ электрон мәйданчык. Икътисадый процессларны цифрлаштыру һәм мәгълүмат технологияләренең Я.В.Геллернең профессиональ җитәкчелегендә Республика маркетинг үзәгенең санлы ресурсларын актив рәвештә эшкуарлыкны үстерү процессына кертү, шулай ук икътисадый үсешгә этәргеч ясау һәм Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне базарларга чыгару өчен шартлар тудыру максатларында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International