ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендә, Россия Федерациясе Министры Михаил Абызов, федераль контроль-күзәтчелек органнары, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, эшкуарларның эре берләшмәләре җитәкчеләре катнашында "Контрольлек һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы" өстенлекле программасын үтәү барышы турында" селектор киңәшмәсе булып узды. Видеоконференция элемтәсе рәвешендә Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Үсеше алдан баручы территорияләр, планлы тикшерүләрдән баш тартуны һәм бизнес белән өстәмә үтәкүренмәлелек турында килешүләрне исәпкә алып, контрольлек-күзәтчелек эшчәнлегендә яңа алымнар кулланылачак беренче Россия төбәкләре була ала.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 1 июлендә "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны яклау турында" 294-ФЗ номерлы Федераль законның дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнарының, муниципаль контроль органнарының вазыйфаи затларына эшкуарлык субъектларын тикшергәндә СССР һәм РСФРС башкарма хакимият органнарының норматив-хокукый актларында билгеләнгән таләпләрнең үтәлешен тикшерүне тыю турындагы нигезләмәләре үз көченә керде.

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында эре сәүдә челтәрләре аша үз продукцияләрен сатуга максат тотучы республика эшкуарлары “Леруа Мерлен” компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуның оештыручылары – Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды.

 

"Кооперация" программасы кече предприятиеләр белән Индустриаль партнерлар арасындагы партнерлыкны үстерүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы 2018 елга Татарстан Республикасының Инвестиция меморандумын формалаштыру эшен башлап җибәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International