"Кооперация" программасы кече предприятиеләр белән Индустриаль партнерлар арасындагы партнерлыкны үстерүгә юнәлдерелгән.
Программада катнашуның мәҗбүри шарты булып кече предприятие белән Индустриаль партнер арасында төзелгән Килешү тора, анда НИОКР үтәү барышынла аларның үзара хезмәттәшлек итү тәртибе, НИОКР өстәмә финанслау тәртибе һәм шартлары, Индустриаль партнерның НИОКР үтәү нәтиҗәсендә булдырылган продукцияләрне/хезмәтләрне предприятиедән сатып алу тәртибе һәм шартлары һәм бүтән шартлар билгеләнә.
Конкурсның төп параметрлары:
Конкурс буенча элемтә затлары:
Демченко Вячеслав Олегович demchenko@fasie.ru
Заһидулин Игорь Владимирович zagidulin@fasie.ru
Заявкалар Мәскәү вакыты белән 2017 елның 30 июнендә иртәнге 10:00 сәгатьтән 2017 елның 15 августының иртәнге 10:00 сәгатенә кадәр кабул ителәчәк..
Моннан тыш, исегезгә төшерәбез, "СТАРТ-1" һәм "СТАРТ-2" программалары буенча да заявкаларны кабул итү дәвам итә.
Программа яңа товарны, эшләнмәләрне, технологияләрне яисә үзләренең фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләре нәтиҗәләреннән файдаланып хезмәтләрне эшләргә һәм аларны җитештерүне үзләштерүгә омтыла торган, үсешнең башлангыч стадиясендә торучы һәм коммерцияләшүдә әһәмиятле потенциалга ия булган инновацияле кече предприятиеләрнең яңаларын булдыруга һәм булганнарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Конкурсларга заявкаларны http://online.fasie.ru адресы буенча автоматлаштырылган Фонд-М системасы аша бирергә мөмкин.
Конкурсларның нигезләмәләре белән http://www.fasie.ru сайтында танышырга мөмкин.