Контрольдә тотучы органнар совет чоры кагыйдәләре буенча эшләмәячәк

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 1 июлендә "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны яклау турында" 294-ФЗ номерлы Федераль законның дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнарының, муниципаль контроль органнарының вазыйфаи затларына эшкуарлык субъектларын тикшергәндә СССР һәм РСФРС башкарма хакимият органнарының норматив-хокукый актларында билгеләнгән таләпләрнең үтәлешен тикшерүне тыю турындагы нигезләмәләре үз көченә керде.

Төзәтмәләр хакимият органнарына тикшереп торырга тиешле субъектларга карата таләпләр билгели торган ведомство актларын актуальләштерү эшләрен үткәрү өчен кирәкле булган, 1 елга исәпләнгән күчеш чоры дәвамында үз көченә керми торды.  Болар белән беррәттән, әлеге тыю тулы булып саналмый һәм, асылда, СССР һәм РСФСР актларының суд органнары һәм прокуратура органнары тарафыннан кулланылуына кагылмый. СССР һәм РСФСР хезмәт законнарындагы кайбер нормалар да искәрмә булган, аларны куллану хезмәткәрләрнең хокуклары бозылуга юл куймау өчен кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, совет законнарындагы хезмәт хокукының түбәндәге өлкәләре үз көчендә кала:

– эшләрнең һәм хезмәткәрләрнең һөнәрләренең бердәй тариф-квалификация белешмәлеген, җитәкчеләрнең, белгечләрнең һәм хезмәткәрләрнең вазыйфаларының бердәй квалификация белешмәлеген куллану;

– аларны исәпкә алып, картлык буенча иминият пенсиясе вакытыннан алда билгеләнә торган эшләрнең, производстволарның, һөнәрләрнең, вазыйфаларның, белгечлекләрнең һәм учреждениеләрнең (оешмаларның) исемлекләрен һәм вакытыннан алда пенсия тәэминатына хокук бирә торган эш (эшчәнлек) чорларын хисаплап чыгару кагыйдәләрен куллану;

– Ерак Төньяк районнарында һәм аңа тиңләштерелгән җирлекләрдә, Көнчыгыш Себернең, Ерак Көнчыгышның көньяк районнарында, шулай ук үзенчәлекле климат яисә экология шартлары булган бүтән җирлекләрдә, шул исәптән биек таулы районнарда, чүлләрдә һәм сусыз җирлекләрдә хезмәт хакына район коэффициентларын һәм эш стажына процентлы өстәмәләрне, күрсәтелгән районнарда һәм җирлекләрдә эшләгән өчен бүтән гарантияләрне һәм компенсацияләрне билгеләү.

Күрсәтелгән таләпләрне тикшерү чоры 2022 елның 1 июленә кадәр чикләнгән. Шушы вакытка Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы совет законнарының әһәмиятле мәсьәләләрен үз эченә алучы заманча норматив-хокукый актларны эшләр дип күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International