Инвесторларга планлы тикшерүләр белән мөстәкыйль контрольлек арасыннан сайларга тәкъдим ителәчәк

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Үсеше алдан баручы территорияләр, планлы тикшерүләрдән баш тартуны һәм бизнес белән өстәмә үтәкүренмәлелек турында килешүләрне исәпкә алып, контрольлек-күзәтчелек эшчәнлегендә яңа алымнар кулланылачак беренче Россия төбәкләре була ала.

Әйтик, якын киләчәктә, Россия Федерациясендә Россиянең Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгы һәм Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан кызыксынган федераль башкарма хакимият органнары белән берлектә әзерләнгән, үсеше алдан баручы территорияләрдә инвесторларга тикшерүләрнең гамәлдәге режимы белән планлы тикшерүләр бизнес ягыннан мөстәкыйль контрольгә алмаштырылган махсус тикшерүләр режимы арасыннан сайлап алу хокукын бирү буенча тәкъдимнәр тапшырылырга тиеш.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия Федерациясе Хөкүмәте шулай ук үсеше алдан баручы территорияләрдә тикшерүләр үткәргәндә моннан 15 ел элегрәк кабул ителгән документларны кулланмау мөмкинлеген дә карый ала. 

Контрольлек-күзәтчелек эшчәнлегендә яңа алымнарны куллану, асылда, үсеше алдан баручы территорияләрдә зарури таләпләрнең үтәлешен мөстәкыйль бәяләү механизмын кертү бизнеска булган административ басымны киметергә булышыр дип күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International