Инвестицион эшчәнлек субъектларына: 2018 елга Татарстан Республикасы Инвестиция меморандумы формалаша

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы 2018 елга Татарстан Республикасының Инвестиция меморандумын формалаштыру эшен башлап җибәрә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.11.2013 № 925 карары белән расланган Татарстан Республикасы Инвестиция меморандумының Өстенлекле инвестиция проектлары исемлеге турында нигезләмә нигезендә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы тармак министрлыкларының һәм ведомстволарының инвестиция проектларын 2018 елга Татарстан Республикасының Инвестиция меморандумының Өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертү буенча тәкъдимнәрен карап тикшерә. Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы шулай ук тармак министрлыгының тәкъдиме буенча 2017 елга Өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелгән, ләкин 2018 елга Өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертү өчен планлаштырылмаган инвестиция проектларын тормышка ашыру барышы турындагы белешмәләргә дә анализ ясый.

Киләсе елга Татарстан Республикасының Инвестиция меморандумын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән быелның декабрендә раслау планлаштырыла.

2017 елга һәм аннан алдагы елларда Татарстан Республикасының Инвестиция меморандумы белән Татарстан Республикасы Инвестиция меморандумы бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International