ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Югары бизнес мәктәбе (КФУ) белән берлектә LondonBusinessSchool профессоры Ричард Джолли катнашында   «Хөкүмәт», «Бизнес» һәм «Фән» юнәлешләре буенча тыңлаучыларның өч төркеме өчен ике көнлек белем бирү семинары уздырды.

Бүген РФ Президенты каршындагы Икътисади Советның эш төркеме утырышыннан соң  Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Төркия  банклары вәкилләре  - Зираат Банкы Президенты Әхмәт Җамал Йылдырым һәм Кредит Европа Банкы Өлкән Вице-президенты Вердиев Асәд Йылмазулы белән очрашу уздырды.

«ТЭСК» ЧҖЧнең «Үзйөрешле изоляцияләнгән үткәргечле һава-бүлү челтәрләре өчен асылмалы линия арматурасын җитештерүне оештыру»  инвестиция проекты  «ЯР Чаллы» ТОСЭРда эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә рөхсәт бирелде.  Карар  «ЯР Чаллы»  ТОСЭРда эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә заявканы карау буенча Комиссиянең чираттагы  утырышында кабул ителде.

2016 елның маенда Россиядә беренче тапкыр старт алган Россия Сбербанкының  һәм Google компаниясенең  «Бизнес-класс» проекты , Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уңышлы дип танылды. Бу хакта  Сбербанк башлыгы  Герман Греф РФ премьер-министры Дмитрий Медведев белән очрашуда сөйләде.

Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының 1 февральдә  «Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының 2016 елда төп эш нәтиҗәләре һәм  2017 ел  бурычлары турында»   йомгаклау коллегиясе булды.

2017 елның 1 гыйнварыннан юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт теркәве турында белешмә бирү бетерелде. Юридик затны, шәхси эшмәкәрне,  крестьян (фермер) хуҗалыкларын теркәгәндә дәүләт теркәве турында таныклык урынына  ЕГРЮЛ яисә ЕГРИП – ярашлы реестр кәгазе бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International