2021 елның гыйнвар-май нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының тулай төбәк продуктының үсеше 102,3% тәшкил иткән

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Икътисадны торгызу акрынлап кына дәвам итә. Быелның гыйнвар-май нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты, бәяләү буенча, 1 трлн 181,8 млрд.сум, ягъни 2020 елның шушы чорына карата чагыштырма бәяләрдә 102,3% тәшкил иткән, шул ук вакытта быелның беренче дүрт ае нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 938,8 млрд. сум, ягъни узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 100,4% булган.

Төяп җибәрелгән продукция күләме 1 трлн 485,7 млрд. сум тәшкил иткән, сәнәгый җитештерү индексы – 104,3%, шул исәптән файдалы казылмалар чыгаруда – 96,5%, эшкәртү производстволарында – 108,7%, электр энергиясе, газ, пар белән тәэмин итү; һаваны кондиционирлау – 110,7%, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, калдыкларны җыю һәм утильләштерүне оештыру, пычратуларны бетерү эшчәнлеге – 173,6%.

Авыл хуҗалыгында продукция күләме 83,1 млрд. сум тәшкил иткән, ягъни 2020 елның гыйнвар-май айларына карата чагыштырма бәяләрдә  – 100,1%.

Төзелеш эшләре күләме 94,9 млрд. сум тәшкил итә, ягъни 2020 елның гыйнвар-май айларына карата чагыштырма бәяләрдә – 102,4%. 1 млн 187,2 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган.

Кулланучылар базарында уңай динамика саклана. Ваклап сату әйләнеше 420,5 млрд. сум булган, ягъни 2020 елның гыйнвар-май айларына карата чагыштырма бәяләрдә – 110,1%.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр санының кимү тенденциясе саклана. Быелның май ае ахырына республикада эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләрнең 1,06% тәшкил иткән (2020 елның декабрь ахырына – 1,9%).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International