ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан социаль эшкуарлар өчен ташламалы микрозайм эшләнде

2021 елның 16 марты, сишәмбе

«Социаль эшкуар» микрофинанс продукты Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнде һәм социаль проблемаларны һәм бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән.  РФ Үзәк банкының төп ставкасыннан ½ өлешенә тигез ставкадан башланган ташламалы микрозаймны алу өчен гаризалар ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан кабул ителә. 

Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә. Микрозайм алуга агымдагы календарь елында акселерация программасын узган һәм иҗтимагый файдалы максатларга ирешүгә, шулай ук җәмгыятьнең һәм гражданнарның социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне гамәлгә ашыручы социаль эшкуарлар исәп тота ала.

Моннан тыш, социаль эшкуар КУЭ субъекты сыйфатында теркәлергә һәм Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып барырга тиеш, югарыда күрсәтелгән таләпләрне үтәгәндә, займ бурычка алучыга түбәндәге шартлар буенча 24 айга кадәр нигезләнгән теләсә нинди эшкуарлык максатларына 300 меңнән 5 млн сумга кадәр күләмендә бирелергә мөмкин: 

- моношәһәрләр территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы КУЭ субъектлары өчен – процент ставкасы микрозайм килешүен төзү датасына (залог белән тәэмин иткән очракта) Россия Банкы билгеләгән төп ставканың 1/2 өлешенә тигез, яисә төп (залог белән тәэмин итмәгән очракта) ставка буенча;

- калган социаль эшкуарлар өчен ставка микрозайм килешүен төзү датасына РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставкага тигез булачак.

Шулай ук эшкуар өчен төп бурычны 12 айга кадәр кичектереп түләү мөмкинлеге дә гамәлдә булачак. Татарстан Республикасы Гарантия фонды микрозайм суммасының 50%ына кадәр поручительлек бирергә әзер.

Микрозайм алу өчен гаризаны шулай ук «Бизнес өчен КФҮ» аша яисә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә диярлек булган Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкилләренә дә тапшырырга мөмкин. Төбәк вәкилләре белән бәйләнешкә керү өчен кирәкле мәгълүматларны https://fpprt.ru/ сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә табарга була.

Микрозаймга заявканы шулай ук онлайн рәвештә дә – ФАСТТРЕК.РФ порталында бирергә мөмкин. Портал эшкуарларның ярдәм чараларыннан файдалану һәм дәүләт структуралары белән онлайн-пространствода үзара бәйләнешкә керүен гадиләштерү өчен булдырылган уникаль республика проекты. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли – гаризаны дистанцион рәвештә «шәхси кабинет»та кабул итү һәм үтәү барышын күзәтеп була.

 8 (843) 524-90-90 телефоны аша бизнеска ярдәм итүгә кагылышлы республикада гамәлдә булган башка чаралар буенча да консультация алырга мөмкин.

 

 

Белешмә өчен: 

Микрозайм алуга түбәндәге категория гражданнарның мәшгульлеген тәэмин итүче социаль эшкуарлар дәгъва итә ала:

- инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар;

- балигъ булмаган балалар, шул исәптән инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз һәм (яки) күпбалалы ата-аналар;

- пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге гражданнар (картлык буенча, шул исәптән вакытыннан алда билгеләнә торган иминият пенсиясен алу хокукын бирә торган яшькә кадәр биш ел дәвамында);

- балалар йортларыннан чыгарылган егерме өч яшькә кадәр затлар;

- иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән һәм хөкеме алынмаган яки үтәлеп бетмәгән затлар;

- качаклар һәм мәҗбүри күченүчеләр;

- аз керемле гражданнар;

- билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар;

- социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган гражданнар.

Шул ук вакытта, алдагы календарь елы нәтиҗәләре буенча, КУЭ субъекты хезмәткәрләре арасында санап үтелгән категорияләрнең теләсә кайсына (бер яки берничә) караган затларның исемлек буенча уртача саны кимендә 50% (әмма ике заттан да ким булмаган күләмдә) тәшкил итәргә, ә мондый затларның хезмәт өчен түләү чыгымнары өлеше 25%тан да ким булмаска тиеш.

Шулай ук социаль эшкуар, югарыда күрсәтелгән категория гражданнарга җитештерелә торган товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) сатылуын тәэмин итсә дә, программа шартларын канәгатьләндерәчәк. Шул ук вакытта алдагы календарь елы нәтиҗәләре буенча мондый эшчәнлекне гамәлгә ашырудан кергән керем өлеше эшкуар керемнәренең гомуми күләмендә 50% ким булмаска тиеш, шулай ук алдагы календарь елында аның тарафыннан эшчәнлекне гамәлгә ашыруга юнәлдрелегән чиста табыш өлеше дә шул дәрәҗәдә булырга тиеш (алдагы календарь елы өчен чиста табышы булган очракта).

Программага туры килә торган тагын бер бизнес төре – санап үтелгән категорияләр өчен алар өчен тормыш-көнкүреш чикләүләрен җиңәргә яки компенсацияләргә мөмкинлек бирә торган шартлар тудыру, шулай ук җәмгыять тормышында башка гражданнар белән беррәттән катнашу мөмкинлеген бирү өчен билгеләнгән товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) җитештерү – керемнәр өлеше буенча шартлар саклана. Эшчәнлек төрләре: 

- көнкүрештә тормыш эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән социаль-көнкүреш хезмәтләре;

- сәламәтлек саклау чараларын үткәрүдә ярдәм күрсәтү, сәламәтлек торышындагы тайпылышларны ачыклау өчен системалы күзәтү юлы белән сәламәтлекне карап тотуга һәм саклауга юнәлдерелгән социаль-медицина хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеге;

- социаль мохиткә яраклаштыру өчен психологик халәтне коррекцияләүдә ярдәм күрсәтүне күздә тоткан социаль-психологик хезмәтләр күрсәтү;

- үз-үзеңне тотуда тайпылышларны профилактикалауга юнәлдерелгән социаль-педагогик хезмәтләр күрсәтү;

- эшкә урнашуга һәм хезмәткә яраклаштыруга бәйле башка проблемаларны хәл итүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль-хезмәт күрсәтү;

- коммуникатив потенциалны арттыруны,тернәкләндерүне һәм социаль яраклаштыруны, социаль тәэмин итү буенча хезмәтләр күрсәтүне күздә тоткан хезмәтләр күрсәтү;

- медицина техникасын, протез-ортопедик эшләнмәләрне, программа белән тәэмин итүне, шулай ук инвалидлыкны профилактикалау яки инвалидларны тернәкләндерү (абилитацияләү) өчен генә кулланыла ала торган техник чараларны җитештерү һәм (яки) сату;

- инвалидлар һәм пенсионерлар ялын һәм һәм аларны савыктыруны оештыру;

- өстәмә белем бирү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү;

- инвалидларның социаль, инженерлык, транспорт инфраструктуралары объектларыннан һәм транспорт, элемтә һәм мәгълүмат чараларыннан тоткарлыксыз файдалана алуы өчен шартлар тудыру.

Шулай ук микрозайм алуга иҗтимагый файдалы максатларга ирешүгә һәм җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлек алып баручы эшкуарлар да исәп тота ала – керемнәр өлеше буенча шартлар саклана:

- гаиләне ныгытуга, балаларны гаилә тәрбиясе белән тәэмин итүгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән психологик-педагогик һәм башка хезмәтләр күрсәтү;

- балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру;

- мәктәпкәчә белем һәм гомуми белем, балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтү;

- төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүдә, үсештә һәм социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче укучыларга психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү;

- социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар хезмәткәрләрен һәм ихтыяри затларны (волонтерларны) укыту буенча мондый оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү;

- мәдәни-агарту эшчәнлеге (шул исәптән шәхси музейлар, театрлар, китапханәләр, архивлар, мәктәп-студияләр, иҗади остаханәләр, ботаника һәм зоология бакчалары, мәдәният йортлары, халык иҗаты йортлары эшчәнлеге);

- милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә, Россия Федерациясе халыкларының үзенчәлеген, мәдәниятен, телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм яклауга юнәлдерелгән хезмәтләр күрсәтү;

- мәгариф, фән һәм мәдәният белән бәйле, аларны гамәлгә ашырганда 10 процентлы ставка белән өстәмә кыйммәткә салым салынучы, мәгариф, фән һәм мәдәният белән бәйле вакытлы басма матбугат һәм китап продукциясенең РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлегенә кертелгән вакытлы басма матбугат һәм китап продукциясе чыгару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International