Бүген РФ Икътисадый үсеш министрлыгында Зәй ГРЭСын модернизацияләү буенча 40,8 млрд. сумлык капитал кертү проектына кул куелган

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Бүген РФ Икътисадый үсеш министрлыгында капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләү турында тагын бер килешү имзаланган. «Татэнерго» АҖ тарафыннан Зәй ГРЭСында 850 МВт егәрлекле пар-газ җайланмасын төзү буенча Татарстан инвестиция проекты турында сүз бара.

Проектның бәясе 40,8 млрд. сум дип бәяләнә. Зәй ГРЭСын модернизацияләү проектын паросил циклыннан пар-газларга күчерү юлы белән 2024 елга тормышка ашыру планлаштырыла.

Капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләү турындагы килешүгә бәйле закон инвесторлар өчен проектларны гамәлгә ашыруның фаразланган шартларын булдырырга һәм 6, 15 яки 20 елга көтелгән нәтиҗәне «тотрыклы рәвештә алдан сөйләшеп кую» аркылы алырга мөмкинлек бирә. Инвесторлар өчен салым түләүләре (табышка салым, милек, транспорт салымы, өстәмә хак салымнарын түләү сроклары һәм тәртибе), җирдән файдалану һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча эш шартлары үзгәрешсез кала. Масштаблы озак сроклы проектларны гамәлгә ашыру өчен инфраструктура булдыруга киткән чыгымнарны субсидияләү мөмкинлеге дә карала.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Мәскәүдә беренче 9 килешүгә кул кую тантанасы булган иде, аерым алганда, Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган омникаль сәүдәне тәэмин итү үзәген булдыру буенча Wildberries проектына кул куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International