Татарстан эшкуарлары һәм физик затлар кредитлар буенча 35,3 млрд. сумга кичектереп түләү мөмкинлегенә ия булган

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

30 сентябрьдә 106-ФЗ номерлы федераль закон кысаларында кредитларны реструктурлаштыруга гаризалар кабул итү тәмамланды. COVID-19 пандемиясе китереп чыгарган кризис чорында кредит каникуллары мөһим роль уйнады. Татарстан Республикасында кредит оешмалары дәүләт һәм банк эчендәге программалар кысаларында юридик затларның 16,8 млрд. сумлык 2133 кредитын реструктурлаштырган. Моннан тыш, физик затлардан һәм шәхси эшкуарлардан 18,5 млрд сумлык кредит каникулларына 40 меңнән артык гариза канәгатьләндерелгән.

Түләнмәгән бурыч дәрәҗәсен алга таба арттыру хәтәрлеген киметү максатында, Россия Банкы тарафыннан финанс институтлары адресына физик затларга да, КУЭ субъектларына да кагылышлы берничә тәкъдим хатлары җибәрелгән. Аерым алганда, кредит оешмаларына КУЭ субъектларына, шул исәптән үзмәшгуль гражданнарга элегрәк бирелгән кредитларны  үзгәртү мөмкинлеген алга таба да дәвам иттерү тәкъдим ителгән. 106-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә элегрәк гамәлгә ашырылган реструктурлаштырулар буенча, банкларга әлеге кредитларны агымдагы ел ахырына кадәр үз программалары кысаларында кабат реструктурлаштырырга тәкъдим ителгән.

Үз чиратында шунысын да билгеләп узарга кирәк, банкларда формалаштырыла торган резервларга булган йөкләнешне киметү өчен, Россия Банкы Кредит тарихлары бюросына бурычка алучы затларның кредит тарихын начарайта торган фактор буларак мондый реструктурлаштыруларны исәпкә алмаска киңәш иткән. Финанс йөкләнешен киметү гражданнарга кулланучылар активлыгы дәрәҗәсен арттырырга, ә эшкуарларга үзләренең агымдагы бурычларын вакытында түләү һәм табышны кайтару мөмкинлеген бирәчәк.

Искәртеп узыйк, Үзәк Банк пандемия аркасында килеп чыккан кризис вакытында банкларга финанс йөкләнешен киметергә, резервларны арттырмаска һәм физик затларга һәм предприятиеләргә кредит түли алу сәләтен торгызырга мөмкинлек бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, октябрь башына КУЭ субъектлары кредитлары буенча кичектерелгән бурычлар өлеше 4,5%ка кимегән һәм 4,5% тәшкил итә, ә ел башында исә бу күрсәткеч 8,5% тигез булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International