Республиканың барлык алгарышлы социаль икътисадый үсеш территорияләрендә 7 яңа инвестиция проекты эшли башлаячак

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Яр Чаллы», «Түбән Кама», «Зеленодольск», «Чистай» һәм «Менделеевск» территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү өчен гаризалар карау комиссиясе утырышы узды. Чара ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

Чарада ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Карау нәтиҗәсендә җиде инвестиция проекты хупланды.

Аларның икесе «Яр Чаллы» алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясендә инде эшләп килүче резидентлар тарафыннан гамәлгә ашырылачак. «ТЕХНОЛАЙН» ҖЧҖ дөньяның иң яхшы үрнәкләренә аналог булып торган вак көнкүреш техникасы җитештерүне киңәйтәчәк, шулай ук пластмасса эшләнмәләре җитештерә башлаячак. Яңа продукция кайнар-вакуум формалаштыру технологиясе буенча эшләнәчәк. 2018 елдан «Яр Чаллы» алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясе резиденты булган «Идел» ҖЧҖ полимер эшләнмәләр җитештерүне оештыра. Аның продукциясе көнкүреш техникасы җитештерүче компанияләр тарафыннан киң кулланыла.

Түбән Камада «Акыллы машиналар» проекты эшли башлаячак. Ул заманча сыйфатлы сәүдә суыткыч җиһазлары җитештерүне булдыруга юнәлдерелгән. Инвесторы – «Акыллы машиналар» ҖЧҖ. Алга таба продукция бөтен ил территориясендә сатылыр дип көтелә.

«ПРОИЗВОДСТВЕННАЯ КОМПАНИЯ ЭНМИ» ҖЧҖ «Зеленодольск» алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясенең яңа резиденты булды. Оешма туклану системасын локальләштереп, электр җиһазлары җитештерүне башлап җибәрәчәк. Аерым алганда, телекоммуникация шкафлары, даими токның туклану җайланмалары, тәгәрәтеп чыгарыла торган ячейкалар әзерләнәчәк һәм тупланачак.

«САР» ҖЧҖ белән «Колизей» ҖЧҖ «Чистай» алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясе резидентлары булды. Аларның беренчесе – 3D коймалар, икенчесе – кирпеч, чирәп һәм яндырылган балчыктан ясалган башка төзелеш эшләнмәләрен җитештерүне оештыра. Ике оешма да җитештерүне бу елның 4 кварталында эшләтеп җибәрергә, ә 1-1,5 елдан проект куәтенә чыгарга планлаштыра.

Соңыннан стандарт булмаган җиһазлар: сыекландырылган газ, насослар, пластинчалы җылылык алмаштыргычлар җитештерү буенча инвестиция проекты хупланды. Ул «Менделеевск» алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясендә гамәлгә ашырылачак. Проектны «КамХимМаш» ФТҮ» ҖЧҖ гамәлгә ашырачак.

Әлеге проектлардан көтелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сумнан артык тәшкил итәчәк, шул исәптән капиталь кертемнәр күләме – 794,8 млн.сум. Татарстанның 5 моношәһәрендә яңа производстволарны эшләтеп җибәрү 800дән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International