Haier компаниясе Татарстанда яңа телевизорлар заводы һәм логистика склады төзүгә 2 млрд. сумнан артык инвестиция кертә

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә smart-телевизорлар җитештерү һәм әзер продукция склады буенча яңа завод төзелеше киләсе елның 2 кварталында тәмамланачак. Проектка кертеләчәк инвестицияләрнең гомуми күләме 2,2 млрд. сум тәшкил итәчәк.

«Телевизорлар заводы һәм әзер продукция склады безнең Haier индустриаль паркы территориясендә урнашачак. Бу 64 мең кв. метр мәйданлы бер бина булачак. Проектка инвестицияләр күләме 2,2 млрд. сум тәшкил итәчәк», – дип аңлатты Haier компаниясенең Россиядәге бизнес үсеше буенча директоры Людмила Романова.

Ул, беренче этапта завод елына 500 мең телевизор җитештерәчәк, дип тә өстәде. Аларны башкалардан аерып тора торган үзенчәлеге – smart TV заманча технологик платформасы һәм «кысасыз» дизайн. Киләчәктә, җитештерүне киңәйткәннән соң, егәрлек 2 тапкырга – елына 1 млн. кадәр артачак. Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллыда «Мастер» Кама индустриаль паркында Haier телевизорлары җитештерү буенча бер завод урнашкан инде. 2022 елга ике производствоның гомуми күләме елына 1,5 млн. данәгә җитәчәк. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллыда Haier компаниясенең барлык гамәлдәге һәм төзелә торган предприятиеләре Моношәһәрләрне үстерү фонды инфраструктурасыннан файдалана. Haier индустриаль паркында узган елның августыннан кер юу машиналары заводы эшли. Проектка инвестицияләр күләме 2,4 млрд. сум тәшкил иткән. Паркка газ белән тәэмин итү челтәрләрен төзүгә Моношәһәрләрне үстерү фонды 218 млн. сумнан артык акча бүлеп биргән. «Мастер» КИПында суыткычлар һәм телевизорлар җитештерү буенча компаниянең тагын ике заводы урнашкан. Соңгысы узган елның җәендә ачылган иде. 2016 елда «Мастер» КИП юл төзелешенә МОНОГОРОДА.РФ фонды 574 млн. сумга якын акча бүлеп биргән.

Моннан тыш, Haier инвестиция проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда шәһәр бюджетына 607 млн. сумнан артык салым кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International