Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча гавами консультацияләр үткәрә.
Проект Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан эшләнгән.
Проект нигезендә кертелә торган үзгәрешләр күпфатирлы йортларда һәм (яки) алар янәшәсендәге территорияләрдә урнашкан җәмәгать туклануы объектларында алкогольле продукцияне ваклап сатуга карата таләпләр билгеләүне күздә тота.
Текст белән ТР Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://mert.tatarstan.ru/rus/proekt-zakona-respubliki-tatarstan-o-vnesenii-4605269.htm
Закон проекты буенча үз тәкъдимнәрегезне 2020 елның 8 нче июненә кадәр AV.Ponomareva@tatar.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.