Мөслим районы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе алты миллионнан артык акча алачак

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган республика Гарантия фонды эшкуарның яңа сыер абзары төзү буенча планнарын хуплады.

Мөслим районы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе мөгезле эре терлек үрчетү өчен 6,640 миллион сум кредит алачак. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган республика Гарантия фонды, займ алганда поручитель булып, яңа сыер абзары төзү буенча эшкуарның планнарын хуплады.

Мөслим районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эре мөгезле терлекләрнең сөт токымнарын үстерәләр, шулай ук чи сөт һәм ит җитештерәләр. Эре мөгезле терлекләрне тоту өчен үз азык базасы һәм сөрүлекләр бар, мәйданы 40,3 га булган терлекчелек продукциясен ярминкәләрдә һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына саталар.

Кредит акчаларын сөт һәм ит җитештерүне арттыру өчен яңа сыер абзары төзелешенә 60 башка юнәлдерергә планлаштыралар. Проектның бәясе-8 миллион сумнан бераз гына артык, шуның 6,640 МСП Банк АҖ кредит акчалары. Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Авылда эшмәкәрлек» программасы кысаларында банкка 4 миллион сумга якын йөкләмә бирде.

Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев сүзләренә караганда, республикада авыл эшкуарларына ярдәм итү буенча күп санлы программалар гамәлдә – грантлар, поручительстволар, микрозаймнар, авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу чыгымнарын каплауга субсидияләр. Иң популярларының берсе – «Авылда эшмәкәрлек» - моннан бер ел элек эшли башлаган иде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан вәкаләтле банклар белән берлектә Проектлы финанслау программасында катнашу өчен инвестицияле проектларны сайлап алу бара

Фондта шулай ук ел башыннан әлеге программа буенча 44,6 миллион сумлык 21 поручительство бирелүен, ә җәлеп ителгән кредитларның гомуми суммасы 149,8 миллион сум тәшкил итүен искә төшерделәр.

Моннан тыш, Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә «Авылда эшмәкәрлек», «Стандарт» һәм «Согарантия» программалары да ачык. Алар буенча поручительлекнең максималь суммасы 50 миллион сумга җитә. Бу продуктлар кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 113 миллион сумлык 8 поручительство бирелгән. Җәлеп ителгән кредитлар суммасы-478 миллион сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International