2019 елның 5 июлендә П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте нигезендә Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләренең еллык киңәшмәсе узды. Фикер алышуның төп темасы Татарстан Республикасы инновацион икътисадының кадрлар соравын тәэмин итү булды.
Чарага 200ләп кеше: һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары уку йортлары җитәкчеләре, укыту-җитештерү эшләре буенча җитәкче урынбасарлары, тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасарлары, кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар, мәгарифне үстерү институты һәм эш бирүче оешма вәкилләре җыелган иде.
Киңәшмәдә доклад белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкиле дә чыгыш ясады.
Татарстан Икътисад министрлыгының инвестицион һәм инновацион эшчәнлек идарәсе башлыгы Динар Шакиров доклад белән чыгыш ясаганда билгеләп үткәнчә, Татарстанның алга таба көндәшлеккә сәләтлелеге икътисад таләпләре буенча белгечләр әзерләү системасының ничек төзелүенә бәйле булачак.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә 19 Үзәк (Казан шәһәрендә 5 үзәк, Яр Чаллы шәһәрендә 2 үзәк, Саба, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Мамадыш, Чистай, Чүпрәле, Лаеш, Биектау, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында 12 үзәк) һәм 3 «Кванториум» балалар технопаркыннан (Яр Чаллы шәһәре, Әлмәт шәһәре, Түбән Кама шәһәре) торган челтәр төзелде.
Үзәкләр инженер кадрларын әзерләргә генә түгел, ә тәрбияләнүчеләрдә эшмәкәрлек күнекмәләрен дә үстерә. Перспектив идеяләрне тормышка ашыру балаларда киләчәктә аларны бизнеста уңышлы куллану сәләтен үстерә.
Моннан тыш, бүген Татарстанда милли технологик инициативага (МТИ) җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Компетенцияләрне үстерү буенча шундый проектларның берсе булып күптән түгел авыл хуҗалыгында файдалану өчен яшьләрдә цифрлы технологияләр һәм робототехника куллану күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән «АгроНТИ» конкурсы тора.
Утырышта катнашучылар республика икътисадының агымдагы һәм перспектив ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган иң кирәкле һәм перспективалы һөнәрләр буенча кадрлар әзерләү, алдан әзерләү өчен һөнәри белем бирү системасын комплекслы үстерү мәсьәләләрен карап уздылар.
Пленар утырыш барышында шулай ук узган уку елы эшчәнлеген рейтинглы бәяләү нәтиҗәләре буенча һөнәри белем бирү оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләрен, Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчене бүләкләү тантанасы узды.