Кече һәм урта бизнес 2026 елның икенче кварталында КУЭ Корпорациясенең “зонтик” поручительлеге астына 50 млрд сумнан да ким булмаган заем финанславын җәлеп итә алачак.
Агымдагы елда бу поручительлекләр бизнеска кимендә 216 млрд сум финанслау җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
2025 елда Татарстан “зонтик” поручительлекләргә финанслау күләмен арттыру буенча лидерларның берсе булды. Җәлеп ителгән акчалар суммасы 2,3 тапкырга арткан (0,9 млрд сумга). Бу төбәкләр арасында өченче нәтиҗә, беренче ике урынны Самара өлкәсе (үсеш 3,5 мәртәбә, 2,54 млрд сумга кадәр) һәм Башкортостан Республикасы (2,6 мәртәбә, 2,9 млрд сумга кадәр) алды.
2021 елда КУЭ Корпорациясенең “зонтик” поручительлекләре механизмын эшләтеп җибәрү вакытыннан алып 92 меңгә якын эшмәкәр 1,3 трлн сумга якын заем финанславы алган. Аларның 60% тан артыгы сәүдә булмаган секторның кече һәм урта предприятиеләренә туры килә, шул исәптән эшкәртү сәнәгате, инфраструктура төзелеше, логистика, авыл хуҗалыгы, фәнни-техник эшчәнлек, ИТ һәм туризм тармакларыннан.
Зонтик поручительлекләр эшмәкәрләргә банктан 1 млрд сумга кадәр кредит алырга ярдәм итә, залог белән тәэмин итү заем финанславы суммасының 50% ка кадәр капламаган очракта. Поручительство бизнеска бушлай һәм автомат рәвештә “бердәм тәрәзә” режимында бирелә.
Зонтик поручительлек механизмы РФ Президенты йөкләмәсе буенча эшләтеп җибәрелде һәм “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.