Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы, Федераль салым хезмәте, Россия Федерациясе Пенсия фонды, Россия Федерациясе Социаль иминият фонды, Суд приставлары федераль хезмәте, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык хезмәтләре күрсәтү сыйфатын, шул исәптән КФҮдә алынганнарын өч ысул белән бәяләргә мөмкин:
- "0919" рәсми кыска номердан түләүсез СМС-сораштыруда катнашырга;
- "Сезнең контроль" мәгълүмати-аналитик система сайтында бәяләмә калдырырга: https://vashkontrol.ru;
- КФҮ һәм республика хакимияте органнарында урнаштырылган "Электрон хөкүмәт" инфоматлары аша хезмәтне бәяләргә.
Шул ук вакытта "Сезнең контроль" системасы сайтында хезмәт турында тулы бәяләмә калдырырга гына түгел, башка фикерләр белән дә, шулай ук барлык чыганаклардан бәяләр статистикасы белән дә танышырга мөмкин. "Сезнең контроль" системасы шулай ук алынган бәяләр нигезендә автомат рәвештә хакимият органнары рейтингларын төзи һәм гражданнарның күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булу дәрәҗәсе күрсәткечен исәпли.
2019 елда Татарстан Республикасы КФҮгә килгән 120 меңнән артык кеше хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләгән инде. 2019 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстан Республикасы КФҮдә алынган хезмәтләрнең сыйфатыннан гражданнарның канәгать булу дәрәҗәсе 97,6% тәшкил иткән.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү системасы дәүләт хезмәтләрен күрсәтү процедурасын оптимальләштерүгә һәм алардан файдалана алу мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән. Сораштырулар нәтиҗәләре федераль хакимият органнарының тиешле территориаль органнары, КФҮ һәм аларның структур бүлекчәләре җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү нигезенә салыначак.